- ачы
- с. 1. Лимон, мүк җиләге, серкә кебек нәрсәләрнең ачылыгын хәтерләтә торган тәм 2. Әрем, борыч, хинин тәме кебек тәм 3. Сизү органнарына начар тәэсир итә торган ачы төтен исе. и. Шундый тәм яки ис 4. Ачыган, ачытылган ачы катык 5. Җир, туфрак тур. : ачылыгы артыграк (pH<7) булган 7. Кайгылы, моң-зарлы, бик күңелсез, бик авыр ачы язмыш. и. Бәхетсезлек, уңышсызлык, кимсетүләр тәэсирендә булган авыр хис. Кайгы аркасында булган ачы күз яшьләре 8. Үзәккә үтә торган ачы тавыш – ачы җил 9. күч. Усал, үткен ачы сатира. АЧЫ БАЛ – Бал яки шикәр суына чүпрә яки башка ачыткыч салып ачытылган исерткеч эчемлек. АЧЫ КАКЫ – Күбесенчә кырда үсә торган, озынча яфраклы, вак кына сары чәчәкле үлән; сабагы ашарга ярый. АЧЫ ТОЗ – Эч йомшарткыч дару; рус. Английская соль. АЧЫ ТОРМА – Тамыразыклы бакча үсемлеге, яшелчә төре; рус. Редька
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.